Татарча диктантта катнаш!

22 апреля 2026 г., среда

Татарча диктантта катнаш!
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр узләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, өйрәнүчеләр һәм яратучылар өчен дөньякүләм чара.
Беренче тапкыр бу чара 2016 елда үткәрелә, бүгенге көнгә 31 илдән һәм Россиянең 74 төбәгеннән катнашучыларны берләштерә.
Катнашу форматлары:
🟣 Офлайн рәвештә — мәктәпләрдә, университетларда, мәдәният үзәкләрендә, китапханәләрдә һәм башка мәйданчыкларда;
🟠 Онлайн рәвештә — рәсми сайт аша⏭️ https://diktant.tatar
 ⏮️Офлайн мәйданчыклар илебезнең төбәкләрендә, чит илләрдә, Татарстан районнарында һәм Казанның төрле оешмаларында да була. 
💻 Акциянең туры трансляциясе «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета» телеканалларында һәм акциянең рәсми сайтында алып барылачак.
📷 Татарча диктант

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International