29 апрель көнне Әсәй авыл мәдәният йортында «Татар милли мәдәнияте чыганаклары белән танышу ысулы буларак фольклор уеннары» темасына семинар узды.

29 апреля 2026 г., среда

29 апрель көнне Әсәй авыл мәдәният йортында «Татар милли мәдәнияте чыганаклары белән танышу ысулы буларак фольклор уеннары» темасына семинар узды.

✨ Халык уеннары — милләтебезнең рухи хәзинәсе, гореф-гадәтләребезнең яңгырашы.
✨ Уйнап-көлеп яшәгез, телебезне, мәдәниятебезне саклагыз!

🎭 Семинар барышында катнашучылар борынгы татар уеннарын уйнап, аларны заманча тәрбия процессына ничек кертү юлларын уйладылар. Балаларда милли үзаң тәрбияләүдә фольклор уеннарының әһәмияте зур — алар аша нәни буын тарихыбыз, телебез һәм мәдәниятебез белән якыннан таныша ала.

🤲 Киләчәк — безнең кулда, мирасыбыз — безнең горурлыгыбыз

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International