Коммуна (хәзерге «Маяк») газетасының 1945 елның 10 маенда чыккан 19 нчы санына күзәтү.

8 мая 2026 г., пятница

    1945 елның 2 маенда Коммуна газетасының 18 саны чыккан булса, 10 майда  19 нчы сан  чыга. 1941 -1944 еллар белән чагыштырганда  миңа калса бу бик әз.  Моңа, газета чыгарырга финанслар җитмәү сәбәп булгандыр  дип уйларга кала. Ул вакытта тираж  ике мең булган. Газета ике генә биттән тора. Бу сугыш тэмамланганның беренче тыныч кѳне.   

     Беренче биттә олы итеп «Яшәсен азатлык союче халыкларның Германияне җиңүе» (И.Сталин) сузләре язылган. Бөек Ватан сугышы тәмамлану һәм Германия капитуляциясе турындагы акт бастырылган. Актның соңгы  юлында  1945 елнын 8 нче маенда Берлин  шәhәрендә кул куелды диелгән. Шунда ук  «9  Майны җиңү бәйрәме дип игълан итү турында» СССР Верховный Советы Президиумы Указы  бастырылган hәм 1945 елнын 9 маен  ял коне итеп игълан иткәннәр.

  «Җиңү көне тантанасы» дигән мәкаләдә   Азнакайда 9 май иртәсен билгеләп үтүләре турында: «иртәнге 3-4 ләрдә район үзәгендәге барлык учреҗдение, предприятияләрендә флаглар эленде, озак та үтмәде барлык халык митингка җыелды. Трибуна янында гармонь hәм патефоннан шатлык көйләре агылды. Митингка 500 дән артык кеше килгэн иде. Район башкарма комитеты председателе иптәш Галәветдинов тантаналы митингны ачып доклад өчен сүзне ВПК (б) райкомы секретаре иптәш Җәлиловка бирде. Халык Җәлиловның речен зур рухлану белән тыңлап озакка сузылган алкышларга күмделәр. «Ура!» тывышлары өзлексез яңгырап торды» дип язылган. Газетнын икенче битендә «Чәчү темпын кискен төстә көчәйтик» дигән  зур күләмдә райком секретаре М.Җәлилов язмасы басылган. Анда язгы чәчү эшенең барышы гафу ителмәслек начар хәлдә, иртә культуралар чәчү планы бары 26,3 процентка гына үтәлде диелгән. Шунда ук иртә культуралар чәчүнең барышы турында сводка бирелгән. Районда барлыгы 52 колхоз булып шулардан «Җитез» колхозында (Сәпәй авыл Советаны карый) 86,1 процент чәчелгэн булса, Нариман исемендәге колхозда (Мәсягут авыл Советы)  39,7, Шарлык та (Урманай авыл Советы) 22,1, Нур да 19,8,   Стәрле баш та 3 кенә процент чәчелгэн.

  Соңгы  баганада  күп балалы аналарны  «Ана даны» орденнары белән hәм «Ана медале» медалләре белән бүләкләүләре турында Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Указы  урын алган. Монда Уразай авылыннан Камилова Тайфа, Мәхмүтова Миңленур, Мостафина Сәмига, Мәүләвиева Монәвәрә, Әсәй авылыннан Лотфуллина Мәгьсумә,  Тубән якый дан Марданшина Минсафа апалар бар. Буләкләнүчеләр газетаның башка саннарында дәвам ителә диелгән.   

   Газетаның җаваплы редакторы М.Мохитова булган.

  Күзәтүне архив бүлеге җитәкчесе  Венера Валиева эшләде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International