"Соңгы кыңгырау-2026"

25 мая 2026 г., понедельник

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева шәһәребезнең 1нче мәктәбендә узган бәйрәм чарасында катнаштылар.
Бәйрәм чарасы югары дәрәҗәдә, бик җылы һәм онытылмаслык мохиттә узды. Укучыларның биюләре, моңлы җырлары, шатлыклы шул ук вакытта моңсу күз яшьләре... Ата-аналарга, укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәт! ❤️Мәктәп директоры Фаттахов Дамир Марсимович чыгарылыш сыйныф укучыларын ихлас күңелдән котлап, аларга матур киләчәк, имтиханнарда уңышлар, бәхетле юллар теләде: «Белем — кулларыгыздагы иң зур байлык, аны кадерләп саклагыз. Туган ягыгызны, мәктәбегезне онытмагыз. Алга таба да сезнең уңышларыгызга сөенеп яшәрбез!»
«Имтиханнарда югары баллар, яңа җиңүләр теләп калам. Ә укытучыларга һәм ата-аналарга — сабырлык телим, балаларыгызның уңышлары белән горурланып яшәргә язсын», — диде Марсель Шәйдуллин.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International