Азнакай" агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсе басуында районның сабанчылар ярышы узды.

29 мая 2026 г., пятница

Азнакай" агрофирмасының Сукаеш бүлекчәсе басуында районның сабанчылар ярышы узды. Әлеге осталык бәйгесе иң яхшы механизаторларны ачыклау, тәҗрибә уртаклашу һәм авыл хезмәтенә ихтирам күрсәтү йөзеннән ел да оештырыла.Анда  төрле хуҗалыклардан 13 тракторчы һөнәри осталыкта: туфракны сыйфатлы итеп сукалау, җирне яхшы итеп эшкәртү һәм тракторны тиз йөртү буенча көч сынашты.

Ярышларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләү һәм рәхмәт сүзләре белән ачты.

Сабанчылар ярышы районыбызда ундүртенче елын уздырылып, механизаторларның эшләрен тәҗрибәле хөкемдарлар бәяләде. Алар сукалау тирәнлеген, рәтләрнең турылыгын, туфракны каплату дәрәҗәсен һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне  карадылар.

Җиңүчеләр ике категориядә: җирне каплатып һәм каплатмыйча сөрү буенча билгеләнде. Беренче төрдә беренчелекне ”Азнакай” агрофирмасыннан Ильназ Шәмсетдинов,  икенче төрдә "Тукай" исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Инсаф Мияссаров яуладылар. Аларга диплом һәм бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов тапшырды.

Районның мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең матур җыр- моңнары белән ярышны тагын да бизәде.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International