Сыер савучылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе

2 июня 2026 г., вторник

Районда матур традициягә әверелгән сыер савучылар ярышы быел да олы бәйрәмгә әверелде. Таллы Бүләк кооперативының җәйге лагеренда сыер савучылар һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру технологларының район бәйгесе узды. Беренче этапта  катнашучылар теоретик сорауларга җаваплар бирде, соңыннан саву аппаратларын сүтеп-җыю буенча практик күнекмәләр башкардылар, сыер саудылар. Технологлар да үзләрен берничә этапта сынады. Бәйгедә район хуҗалыкларыннан иң яхшы 16 сыер савучы һәм 9 технолог катнашты.

Әлеге бәйге тәҗрибә уртаклашу, савым операторлары һәм технологларның эш осталыкларын арттыру чарасы булып тора, эшче һөнәренең абруен күтәрә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, керемнең төп өлеше нәкъ менә аларның тырыш хезмәте аша табыла.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов чараны ачып авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Район һәм шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашучыларга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр, Яшьләр үзәге белгечләре катнашучылар белән төрле конкурслар оештырдылар.

Сыер савучылар арасында  беренчелекне “Азнакай” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Гөлнар Расчектаева алды. Технологлар арасыннан 1нче урынга “Союз – Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән Альбина Захарова чыкты.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International