Һәр елдагыча, Сабантуй бәйрәме алдыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе каршындагы комиссия чәчүлекләрне карау өчен район басуларына чыкты.
Комиссия “Союз -Агро", "Марс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә,”Тукай” исемендәге хуҗалыгында ,”Таллы Бүләк” кооперативы, Закирова Л. А., Саргузин Д. З., Габидуллина И. И, Айрат һәм Ленар Габдрахмановлар крестьян- фермер хуҗалыкларында шулай ук башка басуларда игеннәрнең тишелеше белән кызыксынды, чәчүлекләрнең сыйфатына һәм чисталыгына бәя бирде. Комиссия составында эшләгән сыйфат буенча ветеран- аксакаллар да игеннәрнең тишелешенә, басу культурасына югары бәя бирделәр, хуҗалыкларда кулланылучы яңа технологияләрне хуплауларын белдерделәр. Агымдагы елда район буенча 25 мең гектар мәйданда бөртекле, бөртекле-кузаклы, 9 мең гектар мәйданда терлек азыгы чәчелгән. 23 мең гектар мәйданда техник культуралар үсә. Карап узган басуларда җитен, кукуруз, люцерна,б одай матур гына үсеп килә, табигать шартлары уңай булса, уңыш мулдан булачак, дигән өмет бар