Район башлыгы Марсель Шәйдуллин бүгенге көндә илебезнең төрле уку йортларында белем алучы азнакайлы-студентлар белән очрашты. Һәр елны студентларның кышкы каникуллары чорында үткәрелеп килүче бу очрашу быел 4 нче гыйнвар көнне Мәдәни үзәктә утте. Гадәттәгечә, анда медицина югары уку йортларында укучы студентлар белән бергә язмышларын шушы һөнәр белән бәйләргә уйлаган мәктәп укучылары да катнашты.Кичәге укучылар студент тормышы турында, дәресләр, яшәү шартлары хакында, беренче көннәрдә булган дулкынланулары, мәктәпне сагынулары турында сөйләделәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына алга таба нинди һөнәр сайлау буенча үзләренең киңәшләрен дә бирделәр. Билгеле инде чыгарылыш сыйныф укучылары аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырдылар. Студентлар районның бүгенге көн сулышы, киләчәк перспективалар белән танышты, үзләрен кызыксындырган күптөрле сорауларга җаваплар алдылар.





