"И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы”
(Г.Тукай “Туган тел”)
26 апрель көнне татар халкының намусы, вөҗданы булган бөек шагыйребез Габулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Районыбызда ел саен бу көнне төрле шигърият, тел бәйрәмнәре үткәрү инде күркәм традициягә әверелде. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре дә 26 апрель көнне шәһәркүләмендә эшче яшьләр белән “Туган тел “ көнен билгеләп уздылар. “Переведи! Татарча өйрәнәбез” дип аталган интеллектуаль уенга татар телен сөюче яшьләр җыелды . Уен нәкъ телевизион версиядәге шикелле форматта үткәрелде. Кичәнең төп максаты ул - катнашучыларның сүз байлыгын киңәйтү һәм баету. Чөнки үз туган телеңне камил белү һәр кеше өчен бик мөһим дип саныйбыз. Уенда барлыгы 6 кеше катнашты. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче Ахметшина Амина 1 урынны яулады.
“Татар теле гел чит тел кебек гаять кызыклы икән “ дип, катнашучылар уен барышыныда үзләренең фикерләре белән бүлештеләр. Чынлап та, мондый чараларны күбрәк уздырырга кирәк дип саныйбыз. Азнакай кичләрен яшьләр берг ә җыелып, туган тел сөйләшеп үткәрсәләр, татар теле беркайчан да бетмәс дип ышанабыз.
.jpg)