Яшьләрбез - Сез өлкән буынның өмете, районыбыз, Ватаныбызның киләчәге. Ил куәте, аны үстерү, ныгыту - сезнең кулларда. Алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән барыгыз. Шушы көннәрдә районыбызның егет-кызлары кулларына өлгергәнлек аттестатлары алалар. Күпләре белемнәрен дәвам итәр, кайберләре эшкә урнашыр. Кайда гына булсагыз да, тормышта үз урыныгызны табарга тырышыгыз.
Яшьлек күз ачып йомганчы үтсә дә, һәр кеше аны гомере буе сагына, күңелендә иң кадерле ядкарь итеп саклый. Гомерегезнең иң матур - чәчәкләргә тиң чорын мәңге истә калырлык итеп күңелле, матур үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы телибез.
.png)
Азнакай муниципаль районы «Яшьләр үзәге» Муниципаль бюджет учреждениясе.