28.08.2019 "ӨЗЕЛМӘС БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ" . УРАМ БӘЙРӘМЕ

Яшьләр үзәге" ӨЗЕЛМӘС БУЫННАР ЧЫЛБЫРЫ" ДИП АТАЛГАН УРАМ БӘЙРӘМЕ уздырды.
28  нче август  көнне "Бабай" магазины янында  ата- ана нигезен саклап, озак еллар Иске Азнакай җирлегендә гомер итүче күркәм гаиләләр бәйрәме булып узды. 
Яшьләр үзәге эшчеләре үзенчәлекле итеп урам бәйрәме уздырды. Азнакай шәһәре башлыгы Шайдуллин Марсель Зөфәр улы һәм Татарстанның Дәүләт Советы Депутаты Мухамадеев Рөстәм Нәбиулла улы барлык гаиләләрне, озак еллар Азнакай шәһәрендә хезмәт куйган юбилярларны котлап  уздылар.  Көн бераз суык булуга карамастан, ярышу "кызу" булды. Катнашучы  нәсел кешеләре үзләрен җитезлектә дә, уңганлыкта да, аң-белем ягыннан һәм бердәмлектә сынадылар. 

     
Мондый чаралар күбрәк булсын иде дигән теләктә хушлашты кунаклар. Чөнки гаиләләр тату булып, буыннар чылбыры өзелмичә, туган нигезне саклап туган ягыбызда яшәсәк, илебез дә көчле, үзебез дә бәхетле булырбыз!


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International