ӨЛКӘННӘР КӨНЕ УҢАЕННАН ҮТКӘРЕЛГӘН УЕН-КӨЛКЕЛЕ " БЕР КҮРЕШҮ- ҮЗЕ БЕР ГОМЕР" ДИП АТАЛГАН БӘЙРӘМНӘН ФОТОСҮРӘТЛӘР.
Дөресен генә әйткәндә, безнең әле бу кадәр биегән юк иде. 4 нче октябрь көнне Яшьләр үзәге "Бер күрешү-үзе бер гомер" дип аталган Өлкәннәр көненә багышланган кичә уздырды. Бу бәйрәмдә районыбызының 13 ТОС катнашты. Ул абый-апалардагы энергия, көч- яшьләр көнләшерлек Нинди уен дисәң дә йөгереп чыгып катнашалар, яттан озын-озын шигырьләр сөйләп, гармунда да уйнап, җырлар җырлап, сикереп биеп , ичмасам, күңел ача белә алар. Без шундый сөенәбез сезгә карап, хөрмәтле өлкәннәребез.Нинди үрнәк бит сез яшь буынга."Картая мени соң йөрәк" Юк, картая белми ул.
Кичәбездә шулай ук үзебезнең инстаграм челтәрендә үткәргән "Рецепт счатья от бабушки" дип аталган конкурска да нәтиҗәләр ясап үтелде. Әби- бабалырна, әти -әниләренә бүләк ясаган яшьләргә "Әфәрин" дибез.







