09.04.2020 Конкурс стихов ко дню Габдуллы Тукая

26 апрель - татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан, Яшьләр Үзәге шигырь сөюче райондашларыбыз арасында бәйге игълан итә. 🙃 Бәйгедә төрле яшьтәге, төрле милләттәге һәр кем катнаша ала. 🧐

Моның өчен Яшьләр Үзәге инстаграмына (аккаунтына) @molodezhka_azn язылырга, Тукайның үзегезгә ошаган берәр шигырен яттан өйрәнергә, бер минут эчендә сәнгатьле башкарырга кирәк. 🎼🎬🎤Видеоязманы үзегезнең инстаграм битенә куеп, безне билгеләгез @molodezhka_azn . Шагыйрьнең туган көнендә нәтиҗә ясала, җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр тапшырыла. 🎉🎁🎈


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International