11 көнне Яшьләр Үзәге Төбәкне өйрәнү музеенда “Районда һөнәрчелек” дигән темага багышланган виртуаль экскурсиядә булды. Экскурсияне экскурсовод Г.Мостафина алып барды. Төбәктәге һөнәрчеләр, алар җитештергән товарлар турында мәгълүматләр бирелде. Теләгән һәркем музейга килеп бай тарихыбыз белән таныша ала. Адресы Нефтьчеләр урамы, 38 йорт.