20.12.2021 Быел да шәһәрнең беренче Чыршы бәйрәме Монолит бистәсендә узды.

 

Биредә яшәүчеләрне тәбрикләү өчен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов та килгән иде.
- Киләче ел матур вакыйгаларга бай булсын, бистәбез һәрчак шулай шау-гөр килеп торсын, -  дип ул азнакайлыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. 
4 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова биредә яшәүче иң активларга бүләкләр дә әзерләгән иде. Ишегалларын Яңа елга бизәп, бәйрәм кәефе тудыручылар да игътибардан читтә калмады. 
Чыршы бәйрәме Яшьләр үзәге коллективы тарафыннан әзерләнгән күңелле уеннар, дәртле җырлар белән дәвам итте.

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/aznakayda-chyrshy-byrmnre-grli

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International