23.12.2022 Азнакайның Монолит микрорайонында чыршы ачылды

Тантанада шәһәр башкарма комитеты рәисе Эльвир Габдрахманов та катнашып, биредә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләде.

4 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Нурия Хаҗипова тырышлыгы белән уздырылган Чыршы бәйрәмендә бүләкләүләр дә күп булды: иң кечкенә яшьтәге сабыйлар, футболчы балалар, Чыршы бизәүдә, кар таучыгы ясауда күп көч куйган кешеләрнең берсе дә игътибардан читтә калмады.

Яшьләр үзәге балалар өчен кызыклы чыгышлар, уеннар әзерләгән иде.

                      


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International