3 март Шәһәр ЗАГС бүлегенең "Пар канатлар" клубы һәм яшьләр үзәге тарафыннан өлкән яшьтәге ялгыз апа- агайлар өчен күңелле чара үткәрелде. Ялгызлыктан тәмам туйган өлкәннәребез бу көнне яшьләр үзәгенә килде, үз- ара аралашты, хәл- әхвәлләре белән уртаклашты, сөйләшеп сүзләре бетмәде.
Алар өчен оештырылган бию кичәсе иң күңеллесе булгандыр... Рәхәтләнеп вальс әйләнделәр, яшьлекләрен искә төшерделәр. "Пар канатлар" клубы җитәкчесе Гимаева Лена Мохтар кызы бирегә килүчеләрне әлеге матур көн белән тәбрикләде. "Бәлки әле араларыгызда пар ярларын табучылар да булыр" диде ул.
.jpg)
.jpg)