21.04.2016 Урамда гаилә бәйрәм “Үткәнгә кире кайтып...”

21.04.2016 Язның әле кояш елмаеп торган, әле яңгыр сибәләп алган кичке мәлендә Яшьләр үзәге “Яшь гвардияче” һәм “Бердәм Россия” җирле партиясе белән берлектә ишек алды бәйрәме уздырды. Гагарин урамы ишек алды бу көнне балаларның күңелле авазларыннан гөрләде, өлкәннәрнең елмаюлы карашларыннан балкыды. “Үткәнгә кире кайтып...” дип аталган әлеге чарада гаиләләре белән һәркем рәхэтләнеп ял итте. Чараны оештыручылар нинди генә уеннар уйлап тапмады: “Кайнар бәрәңге”, “Молекулалар”, “Соку,соку...” дигән уеннарда балалар да, әти-әниләр дә катнашты. “Яшь гвардияче” кызлары физик күнегүләр дә ясатты. Әлеге күңелле чараны оештыруда ТСЖ ”Универсал” ширкәте, җитәкчесе Э.А.Алчинаның да ярдәме зур булды.

                                                

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International