19 май көнне без - Яшьләр идарәсе билгечләре,мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, Лениногорск политехник көллияте филиалы волонтерлары белән бергә Актүбә бистәсенең инвалидлар һәм картлар йортына барып өмә үткәрдек. Яшьләр бинаның ишекалдындагы агачларның төпләрен, юл кырыендагы бордюрларны буядык, чүп үләннәрен утадык. Ишек алды “ялт” итеп, чистарынып калды. Картлар йортында тәрбияләнүче апа- агайларның рәхмәт сүзләре күп булды бу көнне. Әнә шулай итеп без бүген янә изге эш башкардык.