20 май көнне Яшьләр Үзәге белгечләре “Таллы Бүләк” АХҖК сында район савычылары өчен оештырылган бәйге- бәйрәмдә катнашты. Чараны муниципаль башлыгы Марсель Шәйдуллин ачып, районыбыз авыл хуҗалыкларында соңгы елларда ирешелгән югары күрсәткечләре белән таныштырды. Хезмәтчәннәргә уңышлар, терлекчеләргә олы рәхмәтен җиткерде.
Бәйгедә сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру технологлары теоретик белемнәрен сынап, практикада эшләп тә күрсәттеләр. Катнашучыларга урыннар билгеләү зур җаваплылык таләп итте. Чөнки биредә районыбызның үз эшләренең иң осталары гына җыйналган иде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге белгечләре, “Таллы Бүләк” хуҗалыгы һәм башкалар бәйгеле оештыруда, уздыруда барысын да эшләгәннәр. Яшьләр Үзәге белгечләре төрле кызыклы уеннар уйнатып, спорт ярышлары оештырып бәйгедә катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Район үземчәннәрне моңлы җырлары, дәртле биюләре белән әлеге чараны бизәде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)









