15 июль көнне Сабан туй мәйданы балаларның шатлыклы көлүләреннән, үзләренчә шаяруларыннан гөрләп торды. Физик мөмкинлекләре чикле балаларга бу көнне Сабан туй бәйрәме уздырылды. Яшьләр үзәге хезмәткәрләре төрле уеннар оештырып сабыйларның күңелен күрде.