24.06.2016 Праздник двора по ул.Султангалиева д.31,33

 

Җәй җитсә, шәһәребездә ишек алды бәйрәмнәре гөрли башлый. Быел беренчеләрдән булып «28 нче квартал» торак милекчеләре шикрәте бәйрәм итте. Солтангалиев урамындагы 31, 33, 29, 29 а, Гагарин урамындагы 35 нче йортларда яшәүчеләрне дәртле көйләр кичке дүрттән үк ишек алдында дәште. Халыкның уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел: аш-судан, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырылды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин актив гражданнарга, юбилярларга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмне үзләренең җырлары белән «Квартет» төркеме бизәде. Кварталыбыз аксакалы - Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрәгать ага тальян гармунында уйнап шаккаттырды.

Зурлар өчен дә, балалар өчен дә бик күп уеннар оештырылды. Аларда катнашкан беркем дә бүләксез калмады.

Рәфига Хикмәтуллина

 

                                                                                                                                      


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International