25.06.2016 Праздник "День капитальщика" трудового коллектива Предприятия - АзнакаевскРемСервис

Җирлегебездә кече Сабантуйлар дәвам итә. Шимбә көнне “Азнакай-РемСервис” җәмгыяте коллективы үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан “Капитальщик көне” уздырды. Капремонтчыларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләп, төбәгебезнең социаль үсешенә нефтьчеләр керткән өлешне уңай бәяләде, фидакарь хезмәтләре өчен эшче-хезмәткәрләргә зур рәхмәтен белдерде. Җыр-биюләр, җылы котлау сүзләре белән үрелеп барган “Капитальщик көне” анда катнашучылар өчен чын бәйрәм булды.

                                                                              


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International