30.08.2016 Азнакайлылар шәһәр көнен күңелле бәйрәм иттеләр

Республика, Шәһәр көннәрен һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмен берләштереп, барча халык катна­шында үткәрү җирлегебезнең үзе бер матур йоласы. Бу бәйрәмне ел саен сагынып көтеп алабыз.

Сишәмбе көнне Ишкәев исемендәге ял паркында җыр-моң, уен-көлке бер генә мизгелгә дә тынып тормады. Балачага үзләрен төрле уеннарда сынап кинәнсә, өлкәннәр рәхәтләнеп концерт номерларын тамаша кылды.  

Бәйрәм итәрлегебез дә бар шул: соңгы елларда шәһәр-районда барган үзгәрешләрне кем генә күрми дә, кем генә сизми икән?! Бу хакта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин да билгеләп үтте һәм уңышларыбызның нигезендә һәрбер азнакайлының фидакарьлеге, ихтыяр көче, рухи бердәмлек ятуын ассызыклап, һәркемгә олы рәхмәтен белдерде.

– Президент программалары ярдәмендә Азнакайда бик күп эшләр эшләнде. Алар барыбызның да күз алдында. Туган җиребез тагын да матур булырга тиеш. Бердәмлек һәм тырышлык нигезендә без моңа ирешәчәкбез. Игенчеләр, терлекчеләр, нефтьчеләребез, районның башка тармаклары хезмәтчәннәре яулаган уңышларга ихластан сөенәбез һәм ре­спублика, районның икътисади-соци­аль үсешендә куйган хезмәтләре өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез, – диде район башлыгы азнакайлыларны бәйрәм белән котлап ясаган чыгышында.

Бәйрәм бүләкләргә бай булды. Районыбызның бер генә өлкә фидакарьләре дә онытылмаган – һәммәсенә Рәхмәт хатлары, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары тапшы­рылды. Нәтиҗәле, намуслы хезмәтләре, районның социаль-икътисади үсешенә керткән күренекле өлешләре өчен Илдус Гыйләҗев һәм Рифкат Латыйповка “Азнакай муниципаль районының мактаулы гражданины” исемнәре бирелде.

“Иң яхшы йорт”, “Иң матур ишегалды”, “Оешма-предприятие, беркетелгән территорияләрне иң яхшы яшелләндерү һәм төзекләндерү” бәйгесендә җиңү яулаганнар да игътибардан читтә калмады.

Республика, Шәһәр көннәренә һәм нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган чара Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең концерт номерлары белән караңгы төнгәчә дәвам итте.

Алга таба да шулай бәйрәмнәребез бу­лып торсын, җөмһүриятебез, районыбыз уңышларына куанып, бәрәкәттә яшәргә язсын!

                      

Источник маяк:  http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/the-news-tat/item/21916-aznakaylyilar-sh%D3%99%D2%BB%D3%99r-k%D3%A9nen-k%D2%AF%D2%A3elle-b%D3%99yr%D3%99m-ittel%D3%99r.html

Источник фото: http://aznakayevo.tatarstan.ru/rus/aznakaevo_fotoreport.htm/photoreport/1681207.htm

 

 


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International