28.12.2016 Азнакай район башлыгының Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. (Отчет Маяк)

Тормыш болай да аларның башыннан сыйпамаган, тумас борын әти-әниләреннән мәхрүм иткән. Әмма әби-бабаларының, туганнарының, башка мәрхәмәтле кешеләрнең канаты астына сыенып, гаилә җылысын тапканнар. Ятим һәм опекадага балалар өчен үткәрелә торган район башлыгының Чыршы бәйрәме дә аларга карата бер игътибар булып тора. Яшьләр үзәгендә балалар Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнап, җырлап, чыршы тирәли әйләнеп, күңел ачтылар.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләргә тирән рәхмәтен белдерде һәм Яңа елда бары тик шатлык-куанычлар, бәхет юлдаш булуын теләде.

Районда ятим 174 бала бар, аларның барысы да гаиләләрдә яши. Опека һәм попечительлек бүлегендә 18 гаилә тәрбиягә бала алырга чиратта тора.

Резеда ШӘРИПОВА

  

Ссылка: http://aznakaevo-rt.ru/tt/the-news-tat/item/25263-aznakay-rayon-bashlyigyinyi%D2%A3-chyirshyi-b%D3%99yr%D3%99mn%D3%99re-d%D3%99vam-it%D3%99-foto-%D2%BB%D3%99m-video-reportazh.html


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International