20.02.2017 Азнакайда патриотик җыр фестивале үтте.

Быел Октябрь революциясенә 100 ел тула. Менә шушы уңайдан һәм Ленин комсомолына багышлап, Яшьләр үзәгендә районыбыз яшьләре һәм укучылары катнашында “Хәтер” патриотик җырлар смотр-фестивале узды. Ул мәктәпләрнең һәм районыбызның җыр түгәрәкләре үзешчәннәренең активлыгын, сәхнә осталыгын бәяләү генә түгел, ә тарихны, патриотик хисләрне яңарту, батырларыбызга мәдхия белдерү дә булды.

 

Узган ел медицина өлкәсендә яман шеш авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгән иде. Шунсын әйтергә кирәк, районыбызда бу максаттын юнәлешле эш алып барылды һәм ул үз нәтиҗәләрен бирде дә. Ел дәвамында яман шеш авыруларының беренче тапкыр ачыкланган 266 очрагы теркәлде, бу аннан алдагы елдан 5,6 процентка кимрәк. Бу төр авырулар арасында күкрәк һәм җенси органнар рагы күпчелекне тәшкил итә. Шулай ук ашказаны һәм үпкә, эчәклек белән бәйле авыруларның да арта баруы табибларга еш күренеп торырга кирәклеген искәртә. 

Азнакаево маяк: http://www.aznakaevo-rt.ru/tt/the-news-tat/item/26472-aznakayda-patriotik-%D2%97yir-festivale-%D2%AFtte-foto-videoreportazh.html

                                                              

Instagram: @mbu_molodezh #mbu_molodezh

ВКонтакте:https://vk.com/aznmolodezh


Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International