1. 23 нче апрель – “Бөтендөнья китап көне” уңаеннан безнең 7 нче мәктәп укучылары атна азагында шәһәребезнең Үзәк китапханәсендә “Экология елы” на багышланган “Беренче чәчәкләр” исемле чарада катнаштылар, “Кызыл китап”ка кергән сирәк үсемлекләр белән таныштылар, кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
2. 6 нчы А сыйныфында, китап укуның матур традицияләрен кайтару максатыннан, гаиләдә сәнгатьле уку бәйгесе һәм “Гаиләбез белән бергә укыйбыз” исемле фотоконкурс үткәрелде. Җиңүче гаиләләр өчәү: Әхмәтшиннар, Зариповлар һәм Карамалы авылыннан Рәшитовлар. Молодцы!!
Хөрмәт белән, 6 нчы А сыйныфы җитәкчесе Фирүзә Кашапова
Instagram: @mbu_molodezh #mbu_molodezh
ВКонтакте:https://vk.com/aznmolodezh

