4 март көнне Мәдәният йортында "Гөмерлек ярым син!" дигән кичә үткәрелде. Анда 50 елдан артык бергә гөмер иткән 10 пар чакырылды. Алар авылыбызның зур тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләре. Кичә вакытында hәрбер парны сәхнәгә чакырып балалары, хезмәттәшләре тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырдык, музыкаль котлау юлладык. Экранда гаиләләрнең гаилә фотолары күрсәтелде.