Чалпы авыл җирлегендә 1000000 «Грант», «Экологический семинар» программалары буенча авылны төзекләндерү эшләре башланды:
- Чалпы авылында «Хоккейный корт» урыны билгеләнде , төзелеш эшләре башланды ( жирне тигезләү, гравий ташу);
- ял паркында озак еллар үсеп, бугенгесе көндә аву куркынычы булган зур тополь агачлырын кису эше башкарыла һәм паркнын өлешчә коймаларын янарту эше башланды;
-Балан-Буләк авылында электр баганаларына утлар ( 20 шт) куелды, барыса да аз электр сарыф итә торган лампочкаларга алыштырылды.
Алга таба да бу эш дәвам итәчәк һәм 3 – 4 нче кварталларда урам утлары: Чалпыда-32 шт, Ирекледә – 29 шт, Камышлыда- 33 шт. энергияне аз тотучы лампаларга алыштырылачак. Урам утларын бу лампаларга алыштыру жирлек бюджетында утка акчаны эконмияләүгә ярдәм итәчәк.
Урамнарга яна светельникларны куюда Азнакай «Жилэнергосервис» коллективы Илдус Фандасович житәкчелегендэ ярдәм итә.