Бүген авыл халкы урындагы мәсьәләләрне хәл итүдә турыдан-туры катнашып яши. Үзара салымның файдасы саладагы юллар, чишмәләрне төзекләндерүдә генә түгел, ул туган җиргә хөрмәт һәм ихтирам хисен дә арттыра. Республика районнарына эш сәфәре барышында Фәрит Мөхәммәтшин әнә шундый фикер белдерде.
Баулы районы советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе үзара салым, ягъни урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен халыктан салым җыюның әһәмиятен ассызыклады. “Республикада яшәүчеләрнең 1 сумына Татарстан тагын 4 сум акча өсти. Узган ел бюджеттан әлеге максатларда 500 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Әлеге программадан алга таба да баш тартмаячакбыз. Авыл башлыклары аның отышлы якларын күрде инде. Гади халык та үзен авылның киләчәге өчен җаваплы итеп хис итә башлады.
Программа ватанпәрвәрлек хисен арттыра”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе сүзләренә караганда, Баулыда авыл хуҗалыгы тармагына төрлечә ярдәм итәргә тырышалар. Нәтиҗәсе дә күз алдында. Әлеге юнәлештә еллык күрсәткечләр тотрыклы рәвештә сакланган. “Утыз гаилә фермасы төзелешенә материаллар сатып алу өчен район бер миллион сум күләмендә акча бүлеп бирәчәк. Бу – авыл хезмәтендәгеләргә зур ярдәм чарасы”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Аның фикеренчә, районда эшкә сәләтле, тырыш кешеләр күп, аларны кызыксындыра белергә генә кирәк.
Мөслим һәм Азнакайга эш сәфәре барышында да Дәүләт Советы Рәисе авыллардагы кече һәм урта эшмәкәрлеккә дәүләт ярдәме республика программаларының үтәлешеннән канәгатьлек хисен белдерде. Мөслимдә Фәрит Мөхәммәтшин “Агролидер” кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Биредә әле яңа гына каз сую цехы ачылган. “Импортны алмаштыру шартларында мондый предприятиеләр республика җитештерүчеләре өчен менә дигән мөмкинлек”, – диде Парламент җитәкчесе.
Азнакай республика районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында алдынгы урыннарның берсен алып тора. Төбәк башлыгы Марсель Шәйдуллин сүзләренә караганда, узган ел биредә 2 миллиард 200 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештергәннәр. Фәрит Мөхәммәтшин эшне тагын да көчәйтергә киңәш итте. “Азнакай – авыл хуҗалыгы тармагында гел үрнәк төбәк булып саналды. Бүген дә әнә шуңа омтылырга кирәк. Районда моның өчен бөтен шартлар да бар”, – диде ул. Дәүләт Советы Рәисе җирле җитәкчелек һәм нефтьчеләрнең уртак эшчәнлеген дә югары бәяләде.