Шәхси йортта янгын чыккан

2018 елның 20 марты, сишәмбе

19 март көнне төнлә Мәсгут авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Тәрәзәдән чыккан төтенне беренче булып күршедә яшәүче Илнур Мәйлүнов күреп ала. Ул йоклаган хуҗаны уята һәм аңа урамга чыгарга булыша. Илнур янгын сүндерүчеләр килгәнче, авылның ирекле дружинасы белән төзелеш түбәсен һәм ишегалдын камап алган ялкынга каршы көрәшә. Алар ярдәме белән сүндерү эшләре оешкан төстә, уңышлы тәмамлана. Ут чыгуның сәбәпләре әлегә ачыклана, зыян күрүчеләр юк.
Район буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлек бүлеге сак һәм уяу булырга, янгын чыккан очракта кичекмәстән 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 телефон номерына хәбәр итәргә кирәклеген искәртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International