Ярдәм кулы сузыйк!

2018 елның 29 мае, сишәмбе

Бәла-каза ишек шакып түгел, көтмәгәндә килә. 18 май көнне иртәнге 8.00 дә Әлкәй авылындагы торак йортта электр челтәренең төзексезлеге сәбәпле ут чыккан. Гаиләдә иң өлкәне Минзия апа Шәйхулова, урам яктан тәрәзәне ватып кереп улы Динарга, оныкларына чыгарга булышкан. Өй тулысынча янып беткән. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Әмма 3 балалы (икесенә – 2, берсенә 5 яшь) Шәйхуловлар гаиләсенә килгән кайгының авырлыгын үз башына төшкән кеше үзе генә беләдер. Бүгенге көндә алар вакытлыча күршеләре янына сыенган. Әмма ничек кенә булмасын, сигез (!) кешелек гаилә берничек тә түбәсез яши алмый. Аларның да элеккеге кебек үз өйләрендә уянасы, үз хуҗалыкларын тергезәсе, җиң сызганып көн күрәсе килә.
“Мондый хәл булмас” – дип беребез дә өздереп әйтә алмый. Алла сакласын! “Ил төкерсә, күл булыр”, – диләр. Хөрмәтле, азнакайлылар, бердәм булыйк! Якташларыбызның хәсрәтен бераз гына булса да җиңеләйтик, ярдәм кулы сузыйк! Изге Рамазан аенда кешегә шатлык өләшсәк, үзебез дә әҗерен күрербез.
Гаиләгә финанс ярдәме күрсәтү өчен элемтә телефонын, исәп-хисап счетын да хәбәр итәбез:
Минзия Шайхулова, тел.: 89872728376
42307810762000473090
Наименование банка получателя:
отделение “Банк Татарстан” № 8610 ПАО Сбербанк г.Казань
БИК 049205603
Корр.счет 30101810600000000603
ИНН 7707083893

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International