Мәгълүм булганча, торак йортларда чыккан янгыннарның яртысы кешеләр йоклаган чакта була. Нәкъ менә шушы вакытта кеше төтен исен сизми. Шуңа күрә дә йортларда янгын турында хәбәр бирүче приборлар кую зур әһәмияткә ия.
Янгын күзәтчелеге бүлеге, ВДПО, халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан дүрт бала тәрбияләүче гаиләләр автоном янгын датчиклары белән тәэмин ителә. Бүгенге көндә Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан бирелгән исемлек нигезендә шундый 139 датчик куелды.
Профилактик эш вакытында яшәүчеләр белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмәләр оештырыла, белешмәләр дә таратыла. Тик шуны да истә тотарга кирәк, приборлар ут чыгудан коткармый, хәбәр генә бирә. Янгын хәвефсезлеге, беренче чиратта, үзебезгә, кагыйдәләрне төгәл үтәвебезгә бәйле!
