28 июль – гепатитка каршы көрәш көне

2018 елның 27 июле, җомга

Бу көн Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау Оешмасы карары белән ел саен билгеләп үтелә. В гепатитының вирусын ачыклый алган Нобель премиясе лауреаты америка табибы Барух Самюэл Блумбергның туган көне хөрмәтенә ул 28 июльгә билгеләнгән.

Бүгенге көндә бавырны зарарлаучылар булып А,В,С,D,Е гепатиты вируслары тора. Әлеге вируслар төрле юллар белән эләгә: пычрак су һәм азык-төлек аша А һәм Е, кан һәм организмның башка матдәләре аша – В, нигездә зарарланган кан аша – С, инде В гепатиты булганда, өстәмә рәвештә D гепатиты да барлыкка килә. В вирусы бавырның эшчәнлеген боза. Аның белән хроник авыручыларга цирроз һәм рак ихтималы туып, үлем куркынычы яный. Әлеге вирус аның белән зарарланган кешедән кан яки организмдагы башка матдә белән, тиешле таләпләрне үтәмичә инъекция ясаганда, кан керткәндә, сакланмаган җенси юл белән, тудырганда авыру анадан балага күчә. Саклык чаралары күрелмәгәндә аны йоктыру ихтималы ВИЧка караганда да 50-100 тапкырга зурырак. Ә инде бала имезгәндә, уртак кулланыштагы әйберләр кулланганда, кочаклашканда, үбешкәндә, кул биреп күрешкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, бассейнда су кергәндә йогар дип куркырга кирәкми. Әлбәттә, В гепатитыннан төп саклану чарасы – вакцина ясату. Профилактик чаралар турында онытмаска кирәк. Инъекция алганда бер генә кулланышлы шприцлардан кулланырга, җенси мөнәсәбәткә кергәндә саклану чарасы күрергә, чит кешенең шәхси гигиена әйберләреннән файдаланмаска, косметик процедураларны бары тик медицина учреждениеләрендә, лицензияле салоннарда гына алырга, дезинфекция таләпләренең үтәлешенә игътибар итәргә киңәш ителә. Ә инде өендә В гепатитлы авыру булган кешеләр прививка ясатырга, авыру кеше өчен барлык төр куллану әйберләре аерым булырга, аларга һәр көнне дезинфекция ясалып торырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International