Карбыз фруктоза һәм күп төрле микроэлементлар чыганагы. Кавын да “кардәше” кебек үк магний, калий, тимергә, С, Р төркеме витаминнарына бай.
Әмма шунысы бар – бу җимешләрнең файдалы ягы белән бергә йогышлы авыру чыганагы булу ихтималы да зур. Шуңа да аларны сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк.
Беренчедән, кавын, карбызны юл буенда, рөхсәт ителмәгән урыннарда сатып торучылардан алмагыз! Аларны сату нокталары чиста, каплаулы, тиешле документлар булырга тиеш. Алганда ярып карау да дөрес түгел, бу урында микроорганизмнар зур тизлек белән үрчи. Сайлаганда, карбызның тышы ялтырап торганына, яткан урынының куе сары булганына, койрыгы кипкәненә, уч белән суккалаганда тавышы бик яңгырап тормаганына, 7-10 кило тирәсендәге авырлыкта булганына өстенлек бирегез.
Ашар алдыннан ныгытып юарга, киселгәнен бары тик суыткычта гына сакларга кирәк. Әгәр кавын, карбыз ашаганнан соң үзегезне начар хис итә башлыйсыз икән, кичекмәстән табибка күренергә киңәш ителә.