Ветеринарлар чаң кага

2012 елның 24 сентябре, дүшәмбе

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе бүгенге көндә РФ территориясендә түләмә авыруы буенча халәтнең киеренке булуы турында кисәтә.

Әлеге авыру белән кешеләр дә, хайваннар да чирли. Алтай краенда инде бер кешенең авыру нәтиҗәсендә вафат булуы мәгълүм.

Түләмә – терлекләрнең кискен йогышлы авыруы, ул кешеләрне дә зарарлый. Авыру чыганагы җирдә гасырлар дәвамында сакланырга мөмкин. Ул кешегә туфрак, су, авыру терлекләр (эре мөгезле терлек, ат, сарык, поши һ.б.) аша эләгергә мөмкин. Микроблар тотрыклы булу сәбәпле, зарарланган көтүлекләр еллар буена авыру чыганагы булып тора. Кеше авыруны зарарланган терлекне караганда, эшкәрткәндә, саклаганда, сатып алганда һәм башка очракларда йоктыра. Шуңа күрә дә очраклы урыннардан ветеринар-санитар экспертизасыз һәм ветеринар документларсыз терлекчелек продуктларын сатып алудан сак булыгыз! Еш кына намуссыз сатучылар бернинди тикшерү, документларсыз гына ит продукциясен сатып җибәрү җаен карыйлар. Мондый итне кулланганда авыру йоктыру куркынычы бик зур.

Ветеринар-санитар нормалар сакланмаганда, тиешенчә күмелеп, койма белән уратылып алынмаганда, түләмәдән үлгән хайваннар күмелгән үләт базлары, биотермик чокырлар һәм башка күмү урыннары да куркыныч тудыра.

Кеше гадәттә тәненең сыдырылган урыннары, ашказаны-эчәк тракты буенча ( авыру терлекнең чи яки ныклап пешеп җитмәгән итен кулланганда), сулыш юллары (түләмә споралары булган һаваны сулаганда) аша авыру эләктерә. Авыру нигездә җәен йога. Организмның кайсы төше зарарлануына карап ул тире, ашказаны яки үпкә авырулары рәвешендә узарга мөмкин.

Үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен терлекләр белән эш иткәндә, терлекчелек продуктлары сатып алганда аеруча сак һәм игътибарлы булыгыз!

Р. Усманов, дәүләт ветеринар күзәтчелек бүлеге начальнигы урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International