2019 елның 12 октябрендә «Восток» сәүдә-күңел ачу үзәгенең 5 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уздырылу сәбәпле, 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы буенча (Баһаветдинов урамы киселешеннән алып Пушкин урамы чатына кадәр) автотранспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. Автотранспорт хәрәкәте өчен йөртүчеләрне Пушкин һәм Баһаветдинов урамнарыннан файдалануларын сорыйбыз.