21.04.2026 елга ашыгыч кисәтү

2026 елның 20 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 20 апреленнән 18 сәгатьтән 21 апрелендә 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү

2026 елның 21 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр һәм юеш кар; секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә, юлларның аерым участокларында бозлавык булуы мөмкин.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Бозлавык вакытында:

      Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кисәк туктаулардан сакланырга кирәк. Туктар алдыннан тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Туктар алдыннан  берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шул рәвешле сигнал биреп, Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика яхшы хәлдә булырга тиеш. Ерактан яхшы күренеп тора торган  жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә:

 1. Автомобильнең техник торышына, аеруча тормоз системасына, тэгэрмэчлэрнен  торышына игътибар итәргә;

 2. Кисәк туктамаска;

 3. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп, тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк;

 4. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш;

 5. Хәрәкәтле урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда  куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тизлек белән хәрәкәт итәргә.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар чыкканда чиктән тыш игътибарлы булу;

2. Урамны җәяүлеләр кичүе билгеләнгән урында гына кисеп чыгарга, шуны истә тотарга кирәк;

3. Хәрәкәтле транспорт каршында трассаны йөгереп чыкмаска;

4. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

5. Күрү сәләте югары булган жилетны кулланырга яисә яктылыкны кире кайтара торган элементларны киемгә беркетергә.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International