Заманнан артка калмаска!

2012 елның 5 октябре, җомга

Хәзерге вакытта пенсия яшенә җитүчеләрнең күбесе эшләвен дәвам итә. Бу матди як белән дә, тормышның күнегелгән ритмыннан төшеп калырга теләмәү белән дә бәйле. Тулы булмаган эш көне яки килешү нигезендә эшләргә теләүче пенсионерлар саны да арта бара. Элегрәк өлкән яшьтәгеләрне алуга каршы булган эш бирүчеләрнең дә хәзер күбесе аларның  югары квалификацияле, тәҗрибәле, тыңлаучан хезмәткәрләр булуын аңлый башлады.

Әмма шуңа да карамастан, өлкән кешеләрне яше һәм тискәре стереотиплар буенча өнәп бетермәү очраклары күзәтелә. Кайбер эш бирүчеләр 50 яшьтән узганнарны бик алырга тормый. Күп очракта пенсиягә чыккач эш эзләү сәбәпләрен аларга аңлатуы да авыр була шул.

Ә бит менә шушы гади генә 7 киңәшне тотканда гына да үз дигәнегезгә ирешеп, менә дигән эш табарга мөмкин.

1. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртегез. Әгәр кигән киемегез һәм кыяфәтегез заманча түгел икән, күп кенә эш бирүчеләр дә тәҗрибә, белемегез искергән дип уйлаячак. Соңгы вакытта эшләмәгән дә булсагыз, бу чор эчендә күп кенә офисларда үзгәрешләрнең шактый булуын да искәрмәскә мөмкинсез. Сәнәгать өлкәсенең күп кенә тармакларында хезмәткәрләрнең рәсми киенеп йөрү гадәте дә күптән бетте.

Әлбәттә, бу сез супер-модалы киенергә һәм моңа шактый суммалар түгәргә тиеш дигән сүз түгел. Бары тик заманча чалбар, күлмәк кенә алу да җитә. Эш бирүченең компаниясе өчен артык “иске” булып күренмәс өчен шул да ярап тора һәм бу сезгә артык кыйммәткә дә төшмәячәк.

2. Сабыр булыгыз. Эш эзләү кайсы гына яшьтә дә ярыйсы гына мәшәкатьле, ә инде өлкән яшьтәгеләр монда бигрәк тә сабыр һәм үҗәт булырга тиеш. 35 еллык тәҗрибәм бар дип, күп кенә өлкәннәр үз белгечлеге буенча эш табачагына бик нык ышанган була. Әмма, кызгынычка каршы, барлык эш бирүчеләрне дә өлкән яшьтәгеләр бик үк кызыксындырмый шул.

3. Үз-үзегезгә ышаныч булсын, әмма артыгын да кыланып җибәрмәгез. Үзегезгә үзегез реклама ясаудан тайчынмагыз. Эшкә алганда зур өстенлек һәм файда булачак көчле якларыгызны дәлилләгез һәм эш бирүчене моның белән отачагына ышандырырга тырышыгыз. Бер үк вакытта шуны да онытмагыз: ышандыра белү кирәк, ә артык таләпчәнлек, мәҗбүриләү сезнең файдага түгел.

4. Өлкән яшьтәгеләр еш кына заманча үзгәрешләргә, бигрәк тә технологиядәге казанышларга күнегеп китә алмый, аларны өнәмиләр. Ә бит эш бирүчеләрнең күбесе сезнең заманча фикерләүне, компьютер һәм Интернетны белүне тели.

Әгәр компьютер сезнең өчен “кара урман” икән, үзегездәге китапханәгә барыгыз. Аларның күбесе хәзер заманча компьютерлар белән җиһазланган һәм Интернетка ия. Китапханә хезмәткәрләре сезгә аларны өйрәнергә ярдәм итә ала. Ә инде махсус курсларга йөрсәгез, тагын дап яхшырак. Excel һәм Power Point программаларын белү дә сезгә бик ярап куячак.

5. Элемтәләр. Күпләр эшне дуслары, танышлары, якыннары яки коллегалары аша таба. Бүген үзегезне кызыксындырган игъланнарны яки үзегез турында мәгълуматларны Интернетта (газетада) укый һәм шунда куя аласыз. Вакансияләр турында белешмәләр махсус веб-сайтларда, мәшгульлек, корпоратив, учреждениеләр, вакансияләр ярминкәләре сайтларында да урнаштырыла. Никадәр күбрәк вариантны сайласагыз, эш табу шансы да шулкадәр арта.

6. Тәҗрибәгезгә таяныгыз, ә яшькә түгел. Яшегез белән бәйле тискәре стереотипларны алып ташлагыз, бар игътибарны белемгә һәм чынбарлыктаг тәҗрибәгә юнәлтегез. Үзегезнең уңышларыгыз һәм гыйлемегез белән горурланыгыз. Ә инде резюмегызны яңартыр вакыт җиткәч, экспертлар соңгы 10 ел эчендәге тәҗрибәгә аеруча игътибар бирергә киңәш итә.

7. Башка мөмкинлекләрне карагыз. Күп кенә өлкән яшьтәгеләр предприятиеләр өчен (бигрәк тә кече предприятиеләр) үзе белгән өлкәдә консультацияләр алып баруны кулай саный. Ә инде кемнәрдер үзенең кече бизнесын ачарга тәвәккәлли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International