7 октябрь көнне МБУ "Мәдәни үзәк"нең Яшь журналистлар студиясендә (җитәкчесе Баянова Л.Р.) Азнакай шәһәренең яшь талантлы фотографы - Рамазан Низамов катнашында фотога төшү буенча мастер - класс узды. Кунак балаларга фото сәнгатенең үсеш тарихы, фотоаппаратларның төрләре, төшерү режимнары, цифрлы фотокамераның төзелеше, аның көйләнешләре турында сөйләде, профессиональ фотога төшерү киңәшләре белән уртаклашты. Рамазан Низамов шулай ук фотога төшерү буенча практик дәресләр үткәрергә тәкъдим итте.
Балалар рәхәтләнеп кунакны тыңладылар, бик күп файдалы мәгълүмат белделәр. Мастер-класс кызыклы һәм эчтәлекле булды.