Азнакай районы авыл хуҗалыклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

15 октябрьдә “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында районыбыз авыл хуҗалыклары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, тугандаш Тарсус шәһәренең элеккеге башлыгы Борһанетдин Коҗомас һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Министр урынбасары башта хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсен карады.
Районыбыз игенчеләре һәм терлекчеләре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылыйлар. Быел бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 35 центнердан артык уңыш җыеп алып, 160 мең тонна югары сыйфатлы ашлык җитештерелгән. Сөт саву буенча да уңышлар куанычлы:  көненә 133 тонна сөт савыла, уртача һәр сыерга 17 кг туры килә. Терлекләрнең баш саны арта. Район авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча республикада 7 нче урында бара.  
Бәйрәм белән тәбрикләп,  Марсель Шәйдулин һәм Илдус Габдрахманов районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Тантаналы чарада хуҗалык кырларында, фермаларда армый-талмый хезмәт куйган иң тырыш игенчеләр, терлекчеләр, фермерлар, белгечләр, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
“Хәмит Мөстәкыймов исемендәге” җәмгыятьнең баш агрономы  Гамбәр Шәфыйгуллинга “Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы агрономы” исеме бирелде.
    Бәйрәмне Татарстанның Атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм районыбыз сәнгать осталары дәртле җырлары белән бизәделәр.
Резеда ШӘРИПОВА

МАЯК газетасы битләрендә тулырак укыгыз

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International