19 октябрьдә бөтен дөнья буенча “Татарча диктант" белем бирү акциясе узачак

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

19 октябрьдә 13:00 сәгатьтә бөтен дөнья буенча татар телендә белем алуны тикшерү буенча “Татарча диктант " белем бирү акциясе узачак

Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карый алачак. Акция-барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә торган ирекле һәм түләүсез. Татар телен башлангыч дәрәҗәдәге һәм иркен белүче кешеләрнең катнашуы күздә тотыла. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелә. Диктант тексты КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының татар теле филологлары тарафыннан билгеләнә.

Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Азнакай районында акция үткәрү мәйданчыклары-шәһәр һәм районның барлык мәктәпләре

.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International