Санкт-Петербургта республика фермерларының экологик чиста һәм табигый продукциясе белән «Татар ишегалды» ачыла

2019 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 октябрьдә Санкт – Петербургның «Хәсән» дәүләт универсаль базарында, авыл хуҗалыгы залы бинасында традицион көзге «уңыш-2019» бәйрәме узачак һәм «Татар ишегалды»ишекләрен ачачак.

Санкт‑Петербургның Кызыл Гвардия районы администрациясе, Татарстан Республикасының Азнакай районы администрациясе һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге ярдәме белән базарда «Татар ишегалды» экомаркетын ачу тантанасы булачак.

«Үз продукцияләрен Санкт-Петербургта Татарстаннан теләгән һәр фермер сата ала», - дип билгеләп үтәләр Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә. «Татар ишегалды» экомаркеты белән хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр Татарстан Республикасының Даими вәкиллегендә(812) 323-12-27 номеры буенча кабул ителә.

Бәйрәмне үткәрү урыны: Санкт-Петербург, Хәсәнская ур., 15, «Хәсән»базары.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышы – 2019 елның 19 октябрендә 12 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International