Аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм опекадагы (7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр) балалар өчен ял итү генә түгел, ә сәламәтлекләрен дә ныгыту мөмкинлеге барлыкка килде.
Сезне:
1. 28.10.19-20.11.19 "Раздолье" дәвалау сәламәтләндерү комплексы
2. 30.10.19-22.11.19 "Жемчужина" шифаханәсе үзләрендә көтә.
Смена озынлыгы 24 көн.
Барлык уңайлыклар да булдырылган, төп фәннәр буенча уку дәвам ителәчәк.
Смена үз эченә: Сәламәтләндерү,тематик дәресләр, команда уеннары, иҗади биремнәр һәм башка күп төрле кызыклы чаралар узачак. Юллама бушлай бирелә! 7-22-73 яки Мәрҗәни 22а адресы буенча килеп белешә аласыз
Специалист: Хамзина Гүзәл Рамил Кызы