Татарстан Республикасы буенча Россия федераль салым хезмәте идарәсе хәбәр итүенчә, 25 октябрьдә ачык ишекләр көне узачак.
Бу көннәрдә җир, милек, торак салымнары ничек исәпләнә, аларны кайда, ничек түләп була, кемнәргә нинди ташламалар каралган һәм салымнарга кагылышлы башка күп сорауларга белгечләрдән тулы җавап алырга мөмкин булачак.
17 нче районара салым инспекциясе 25 октябрьдә 8.00-18.00 сәгатьләрдә азнакайлыларны көтеп кала.
***
Көзнең икенче ае да азагына якынлашып килә. Салым түләүнең соңгы көненә дә бик аз вакыт калып бара. Салымыңны түлә дә тынычлап йокла, дигән гыйбарә киң таралса да, бик күпләребез әлеге эшне соңгы көнгәчә сузабыз. Ләкин ничек кенә булса да салым инспекциясе алдындагы бурычыбызны капларга туры килә.
– Салым түләү турында белешмәләр почта аша инде таратыла. Салым түләүченең Шәхси кабинетында теркәлү үткән гражданнарга белдерү кәгазьләре әлеге сервис аша бары тик электрон формада гына җибәреләчәк. Әгәр салым 100 сумнан кимрәк икән, түләү кәгазе килмәячәк, – ди федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара салым инспекциясе баш инспекторы Роза Сабирова.
Исегезгә төшереп үтәбез, милек салымнарын түләү вакыты 2019 елның 2 декабрендә тәмамланачак.