Азнакай шәһәре 2020 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашачак.
Конкурста катнашу өчен сез шәһәрнең иҗтимагый территориясен нинди генә территория итеп сайлар идегез?
Төзекләндерү буенча бу территориядә сезнең күзлектән караганда нинди чаралар үткәрергә кирәк, территория нинди функцияләр тотарга тиеш?
Тәкъдимнәр җыю 2019 елның 15 ноябренә кадәр түбәндәге адреслар буенча башкарылачак:
- Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты-Азнакай ш., Ленин ур., 22;
- Азнакай шәһәре Башкарма комитеты - Азнакай ш., Ленин ур., 14;
- Азнакай МР башкарма комитетының архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге-Азнакай ш., м. Солтангалиев ур., 24 йорт.
8-85592-73441 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә яки электрон почтага язарга мөмкин: arh-aznakay@mail.ru.
Тәкъдимнәр көтәбез!