«Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Азнакай районы территориясендә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.
Чара 2019 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Азнакай ш.Ленин ур., 18 нче йорт) консультация формасында (сорау-җавап), консультация ярдәме күрсәтергә әзер булган белгечләр, федераль башкарма хакимият органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашында узачак.