Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2019 елының 10 ае өчен янгыннарның статистикасына анализ тәмамланды. Янгыннар, кызганычка каршы, хәзерге тормышта иң куркыныч һәм үлем куркынычы булган вакыйгаларның берсе булып кала бирә.
Татарстан Республикасы территориясендә, әлеге каралучы вакыт аралыгында 5 021 янгын барлыкка килде, аларда һәлак булган кешеләр саны 4,55% ка артты ( 2018 елда - 110 кеше, агымдагы елда-115).
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 17 муниципаль берәмлектә: Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч, Спас, Тәтеш, Тукай муниципаль районнарында һәм Яр Чаллы шәһәрендә-кешеләрнең үлүе күзәтелә.
2019 ел башыннан бирле 15 янгын чыгып 36 кеше һәлак булган, (2018 ел-27 кеше һәлак була).
103 һәлак булган (89,5 %) торак биналарда булган янгыннарга туры килә.
Янгында һәлак булучыларның төп өлеше - 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, аларның - 33 кеше (28,7%) һәм 41тән 60 яшькә кадәр 49 кеше (42,6%) һәлак булган.
Кешеләр үлеменә китергән төп шартлар булып:
- 74 һәлак булган (64,3%)- аек булмау сәбәпле;
- 14 һәлак булган кеше йокы хәлендә булу (12,7%);
- авыр хәл һәм физик җитешсезлекләр, алар мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итү мөмкинлеген юкка чыгара - 5 кеше (4,3%).
янгыннарда кешеләр һәлак булуның төп сәбәпләре:
- ут белән саксыз эш итү-64 һәлак булган (55,6%);
- электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-24 кеше һәлак булган (20,8%);
- мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу-12 һәлак булган (10,4%).
Балалар һәлак була яки имгәнә торган янгыннар аеруча борчу тудыра. Быел янгыннарда 11 бала (2018 елда - 4 бала) үлгән.