"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы".

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Иң яхшылар барлана

"Ел  хатын-кызы. Ел ир-егете хатын-кыз күзлегеннән" республика бәйгесе – гүзәл затларыбызның җәмгыятьтә куйган хезмәтләренә бәя бирүче чара булып тора. Районыбызда бәйгенең муниципаль турына әзерлек башлана.

Анда җирлегебездә гомер кичерүче яки эшчәнлек алып баручы югары әхлакый нормаларга ия, аны күрсәтүче оешма, предприятие, берләшмәнең ихтирамы, абруе, ышанычына ия булган хатын-кызлар һәм ир-атлар катнаша ала.

“Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының муниципаль этабы түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:  “Хатын-кыз – ана”,  “Хатын-кыз – мәдәният һәм рухи дөнья”, “Минем һөнәрем – минем язмышым”,  “Хатын-кыз – лидер, “Хатын-кыз – бизнес-леди”, “Урта яшь героинясы”, “Хатын-кыз – ел үрнәге”, “Алтын йөрәкле ир-егет”, “Ир-егет – лидер”.

Әлеге номинацияләр буенча катнашу өчен гаризаларны 2019 елның 15 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Азнакай шәһәре, Ленин ур., 22 нче йорт (оештыру бүлеге).  Белешмәләр өчен тел.: 7-20-30,7-24-28.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International