“Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында,
һөнәр техникумы һәм Азнакай 2 нче урта
мәктәбе базасында предприятие-оешмалар
һәм учреждениеләр арасында
волейбол ярышлары узды.
Анда барлыгы 18 команда көч сынашты. Хатын-кызлар арасында 8 командадан беренче урынны – “Татнефть” автозаправкалар станцияләре командасы, икенче урынны – автомобиль юллары идарәсе һәм бердәм исәп-хисап үзәге, өченче урынны – район хакимияте командасы яулады.
Ир-егетләр арасында беренче урында – “Челтәрле компания” җәмгыяте командасы, икенче урында – Актүбә бистәсе җыелма командасы, өченче урында – “Ремсервис” командасы.
– Без бу волейбол ярышларын Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрдек. Үзебезнең уен белән социаль-икътисади үсешкә комачаулаучы җитди җинаятькә карата карашыбызны чагылдырып, җәмгыятьтәге әлеге тискәре
күренешкә каршы көрәшкә теләктәшлек белдердек. Барлык
катнашучыларга да рәхмәтлебез, – ди коррупциягә каршы
көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе җаваплы секретаре Рамил Гатиятуллин.
Спортның волейбол төре районда бик популяр. Балалар да, яшьләр дә өлкәннәр дә аны яратып уйныйлар.
Рамил Гатиятуллин белдерүенчә, Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан районда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырылган.
Резеда ШӘРИПОВА